Туган Кон Котлаулары 45 Яшь

Котлаулар №36 Ижау. 12 сентябрьдә Ләйсәния Җәүдәт кызы Кәримованың 55 яшьлек юбилее.

Кадерле, тормыш ип­тәшем, әниебез! Сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, яр­дәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.

Туган

Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Сөйкемле карашың кояшка тиң — Бар тормышны нурга күмәсең. Бу дөньяның барлык хикмәтләрен Бары тик син генә беләсең. Тормышта гел ярдәм итеп тора Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең; Иркәлисең, яратасың, юатасың, Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Feb 22, 2013 - Зинхар очен,тормыш иптэшемэ 30 яшь тула,берэр матур котлау язып жибэрегез эле!!!!!!!!!!Зинхар очен))))))))))))))))бергэ 6 ел яшибез, ике Малай устерэбез!!!! Нравится Показать список оценивших. Гульшат Ганиева 6 мар 2013 в 10:53. 45 яшькэ ир затка котлаулар кирэк иде.рэхмэт. Олы бәйрәмнәре - 45 яшьләре тулу белән ихлас котлыйбыз. Кырык биш яшь ул - матур гомер.

Похожие бланки. Приложение к листку нетрудоспособности. Расчет пособия по временной нетрудоспособности word Приложение к листку нетрудоспособности. Расчет пособия по беременности и родам word Приложение к листку нетрудоспособности. Расчет пособия по беременности и родам word. Dec 7, 2016 - При этом форма такого расчета не установлена. Ее нужно разработать самостоятельно и утвердить в составе приложения к учетной политике. Чаще всего расчет оформляют в виде бухгалтерской справки к листку нетрудоспособности. Посмотрим, что в ней целесообразно предусмотреть. Приложения к листку нетрудоспособности журнал учета ов трудовых книжек и вкладышей, заполнить резюме на работу Cправка-расчет к больничному листу (образец) - Главная книга. Приложение к листку нетрудоспособности бланк скачать бесплатно. Форма приложения расчета к листку нетрудоспособности. Расчет пособия по временной нетрудоспособности и по беременности и родам работодатель производит отдельно и прикладывает его к листку нетрудоспособности (п. 67 Порядка выдачи листков нетрудоспособности). Так как форма такого. Mar 24, 2017 - Как правильно оформить бланк приложения к больничному листу — расчет пособия. Которую, согласно законодательству, должен выплатить работодатель за первые три дня болезни работника, и сумму за остальные дни нетрудоспособности, выплачиваемую за счет средств фонда.

Сәламәтлек, озын гомер язсын, Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә! Күңелең синең күтәренке булсын, Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә! Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илдус, әниең, балаларың: Илнур — Эльза, Лилия-Альберт. Көчек — Ижау.

9 сен­­тябрьдә Рафинад Риф­кат улы Хөс­нетди­нов­ның 50 яшьлек юбилее. Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен. Кояш кебек балкып яшә Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.

Булсын ул илле, тулсын ул илле Бәхет бизәсен якты күңелеңне. Яшәү ялкыны сүнә белмәсен Җырлап каршы ал тагын иллене! Иң изге теләкләр белән сине яратып, Әкълимә, Рәүф, Гөлфирә, Ильвиралар, Гөлсәрияләр гаиләләре.

10 сентябрьдә Гөлчәчәк Җәвит кызы Тимергалинаның 55 яшь­лек юбилее. Кадерлебез, сине ихлас кү­ңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, Ягымлы, шат булсын күңелең. Озын гомер, бәхет-шатлык белән Бер кайгысыз үтсен гомерең. Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен. Иң изге теләкләр белән Заһидуллиннар, Ногмановлар, Габбасовлар гаиләләре, барлык туганнар исеменнән Рәмзия-Фәнәви. 9 сентябрьдә Эльвира Фәнил кызы Гарифуллинаның матур юбилее. Йомшак, киң күңелле, ярдәмчел, минем өчен өзелеп торучы апам! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Кечкенәдән үк без синең белән бик дус, тату яшибез. Әз генә күренми торсак, бер-беребезне сагынабыз.

Күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Апам, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Әнием кебек якын Эльвира апам, Ягымлы йөз, йомшак сүзле син! Кечкенәдән синең назың тоеп, Җылылыгын тоеп үстем мин! Юбилеең котлы булсын апам, Йөзләреңдә бәхет балкысын. Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә Һич сүнмәсен кояш яктысы.

Иң изге теләкләр белән сеңелең Венера. Ижау-Уразай. 8 сен­тябрьдә Фәния Галимулла кызы Арслано­ваның 80 яшьлек юбилее. Кадерле әние­без! Си­не юбилеең белән кайнар котлыйбыз.

Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә! Котлы булсын, юбилеең, Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын, Яшә шатлыкларга төренеп. Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Заһит, балаларың: Дилүс-Алсу, Илзинат-Тәнзилә, Илсур-Рәзилә, оныкларың: Алина-Павел, Радик-Гүзәл, Ренат-Лилия, Алсу, Руслан, Равил. 9 сентябрь Рафинад Рифкат улы Хөснетдиновның 50 яшь­­лек юбилее. Кадер­лебез, матур юби­леең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң кү­ңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал.

Татарча Котлаулар Энигэ

Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәлимә, балаларың Гөлназ, Илгиз һәм Лилия. 10 сентябрьдә Гөлчәчәк Җәвит кызы Тимергалинаның 55 яшьлек юбилее. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син — һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз.

Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә. Туган көннәр ел да кабатлана, Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән Сибатовлар, Абдуллиннар гаиләләре. 10 сентябрьдә Көчек авылын­да яшәүче Муллаян Минһаҗ улы һәм Тәскирә Зиннәт кызы Баһа­вет­диновларның алтын туйлары. Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә күпме сулар кичтегез.

Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп, 50 ел гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын, Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен.

Ходай биргән олы бүләк бит ул — Тигезлектә гомер итүләр, Язмыш салган урау юллардан Иңне-иңгә терәп үтүләр. Кем сокланмас сезгә карап бүген, Сөбханалла, күзләр тимәсен! Ходай сезгә үзе ярдәм иткән Сайлаганда тормыш иптәшен. Тагын бик күп еллар тигезлектә Матур парлар булып яшәгез. Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын, Балкып торсын тормыш чәчкәгез. Иң изге теләкләр белән Резидә-Ринат, Фәнис-Гөлнара, кодагыз Сабит, оныкларыгыз Рүзилә, Рамил, Илнур, Эльвира.

15 сентябрьдә Мөзиянә Мәннан кызы Вәлиуллинаның туган көне. Аңа 82 яшь тула. Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез.

Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз! Карашларың җылы яңгыр кебек, Елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит, Кояш чәчкән нурлар шикелле! Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән кызың-киявең, онык-оныкчыкларың. Кичкетаң. 10 сен­тябрьдә Разия Гыйльфан кызы Нуримано­ваның 75 яшь­лек юбилее. Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Иртә таңда чыккан кояш Көндә сиңа бәхет китерсен. Матур булсын синең тормыш юлың, Кайгы җиле бер дә төшмәсен.

Юбилееңда изге, матур хисләр Күңелеңдә калсын уелып. Тәбриклибез чын күңелдән Барыбыз да бергә кушылып. Иң изге теләкләр белән кода-кодагыең, Әзхәния кодагыең, Рөстәм-Резедә, Азалия, Әдилә.

9 сентябрь Рафинад Рифкат улы Хөснетдиновның 50 яшьлек юбилее. Кадерлебез, сине чың күңелдән алтын юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч-тигез гомер телибез. Балаларыңның, якын­нарыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын. Күпме булса җирдә изге теләк — Без телибез сиңа барын да. Ап-ак карлар кебек бәхет яусын Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар Изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа Сәламәтлек, бары шатлыклар! Иң изге теләкләр белән Габидуллиннар, Вәлиевләр, Ложкиннар, Фатыйховлар, Абдуллиннар гаиләләре.

Кичкетаң. 10 сен­тябрьдә Разия Гыйль­фан кызы Ну­рима­но­ваның 75 яшьлек юбилее. Кадерле әнкәй, әбие­без!

Сине чын кү­ңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең өмет­ле, төннәрең айлы, гомерең озын булсын. Шатлык-куанычлар, сәламәтлек Юлдаш булсын сиңа гомергә. Ташламасын сине беркайчан да Бәхет белән тулы елмаю. Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт Юлларыңда булсын елмаю. Канатларын җәеп фәрештәләр Җил-давылдан сине сакласын.

Холдай Тәгалә үзе юлдаш булсын Юлларыңны гөлләр капласын. Иң изге теләкләр белән балаларың Фәрит-Наилә, оныкларың: Алсу, Диләрә. 12 сентябрьдә Ләйсәния Җәүдәт кызы Кәримованың 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.

Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Тормыш юлың балкып торсын, Нурлы булсын күңелең.

Туган Кон Белэн Котлау

Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән Бер кайгысыз үтсен гомерең. Иң изге теләкләр белән Шәйхетдиновлар, Закировлар, Тимергалиевлар гаиләләре.

12 сентябрьдә Рилия Мисхәт кызы Закированың туган көне. Кадерле хезмәттәшебезне чын кү­ңелдән туган көне белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Нык­лы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез! Туган көнең белән Чын күңелдән сине котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез. Иң изге теләкләр белән “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре.

Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез. Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын.

Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән.

Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык - саулык, тик бәхет кенә алып килсен. Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә Ходай насыйп итсен!.

Тормыш итү дуслар җиңел түгел Тормыш сукмаклары бормалы Саф йөрәкләр бергә типкән чакта Җиңелмәслек җирдә юл бармы?! Дуслык булсын өйдә һәрбер җирдә Чәчәк атсын бәхет гөлләре. Картайгач та сагынып искә алыйк Шатлык белән үткән көннәрне. Тормышыгыз сезнең матур булсын Тигез булсын барыр юллар да Тормыш юлыгызның дәвамы да Ошасын иде шушы туйларга!

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.

Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар.

Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән! Илленче көз сезнең бусагада Илленчесе, түгел йөзенче Узсын әйдә, картайсыннар еллар Картайтмагыз бары күңелеңне.

Котлаулар

Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә Янып торсын җәйге учактай Саулык, байлык, күп шатлыклар Чиксез булсын язгы офыктай. (Котлыйсы кеше исеменең (бу очракта – Расих) нәрсә аңлатканына корылып язылган котлау сүзләре. Шуңа күрә, башка исемле кешегә әйтелсә, исеменә карап, бераз үзгәртергә яки төзәтергә кирәк.) Татар халкындагы бер мәкаль, Расих абый, нәкъ сезнең хакта әйтелгән шикелле: «Исеме җисеменә туры килгән».

Расих исеме төпле, җитди, чыдам, сабыр, каты холыклы дигән мәгънәне белдерә. Ныклабрак уйлап карасаң, бу сыйфатлар гел сезнең холык хакында әйтелгән сыман. Чөнки сезнең гаилә, җәмгыятьтәге урыныгыз, дәрәҗәгез, янәшәгездәге кешеләр – барысы да сезнең төпле фикерле, ныклы кеше икәнегезне раслый.

Ул гына да түгел тәрбияле, акыллы, чибәр ике кызның әтисе булуы сезнең сабыр һәм чыдам икәнегезне дә күрсәтә. Остәвенә, мин сезне ярдәмчел, олы җанлы, шаян күңелле, башкаларга үрнәк кеше буларак та беләм.

Шуңадырмы, бүгенге бәйрәмегездә сезгә теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен чын күңелдән килә юллыйсы. Саулык сезгә, сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, тормыш иптәшегезнең гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер хөрмәтен тоеп, озын гомер иясе булып яшәвегезне телим. Эшегездә тагын да зур үрләргә менеп, Расих исеменең мәгънәсен бер дә югалтмыйча, киресенчә, тагын да баетып, тагын да камилләштереп балаларыгызга, оныкларыгызга үрнәк булып калуыгызны телим.

Иң изге теләкләр теләп. Бәхет – ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк.

Дустым., синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә.

Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң бүген инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, ике күз нурың, улларыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Барысы да: күпме шатлык – куаныч, хәсрәт, сабырлык,бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр – һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур, якты, «мин бәхетле»- дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган. Узган ул, үткән – аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да мин сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телим. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең янәшәсендә, балаларыңның иң кадерле Әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын.

Татарча Котлаулар

Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын. Иң изге теләкләр теләп,.

Капламаган әле чигәләрне ап-ак чәчләр Күз төбендә юктыр әле күләгәләр Син яшь әле картаймаган Әйтерсең лә унсигездән узган чагың һаман Күз тимәсен синең тормышыңа: Гаиләң, холкың, син эшләгән эшләр – Уйлаганда һәммәсен дә шуның хөрмәт белән тула сиңа күзләр. Саулык, муллык бәйрәмеңдә Телим ихлас күңелдән. Бәхетләре киллер көннәреңнең Яхшырагы булсын бүгеннән! Хатын-кыз сез – Бу дөньяның йөзек кашы, Бәһа җитмәс Иң кыйммәтле асылташы. Горур да сез Тау кыядай, буй җитмәслек Гүзәл дә сез Бер гөлгә дә тиңләшмәслек. Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган.! Тәбриклибез сезне туган көнегез белән.

Туган Кон Белэн Котлау 45 Яшь

Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.

Comments are closed.